Результаты поиска
- Ниһаять, татарча китапларның саннары, тиражлары елдан-ел азая, вакытлы матбугат эчтәлеге да гел саега барган елларда театр һәм сәхнә сәнгатебезнең гөрләп эшләвен, тамаша залларының һәрвакыт тулып торган булуын да онытмыйк. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Татарстаннан читтәге шәһәрләрдә гастрольләр барган чакта никадәр халыкның театр ишекләренә ябырылу фактларын да искә төшерик. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Гыйбрәт өчен тагын бер чагыштыру китерәм. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- алматы, Ташкент кебек шәһәрләргә Казанда чыккан кайбер (бары кайбер! М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- ) китаплардан нибары дистәгә якын нөсхә алдырылып, аларны санаулы гына кеше укыган булса, гастрольләр вакытында спектакльләр белән концертларны меңләгән кеше карап, туган сәнгатькә, туган телгә якынлашу омтылышы хасил була иде. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Тагын бер деталь: чит шәһәрләргә аерым-аерым килеп урнашкан, үз гаилә «кабыкларында» гына йомылып яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләргә шундый кичәләрдә очрашу, танышу мөмкинлеге дә туа иде … М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Ни кызганыч, читтәге кардәшләребезгә мондый бәйрәмнәргә катнашу сирәк, бик сирәк насыйп була иде. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Кыскасы, сәхнә сәнгатебез, артистларыбыз адресына югарыда әйтелгән мактау сүзләре — буш дәгъва түгел, бәлки тарихи нигезле ихлас рәхмәт сүзләре алар. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- әйе, безнең төрле яклап милли-рухи җәһәттән эзәрлекләнгән, таланган, бүлгәләнгән халкыбызда беркадәре милли бердәмлек аңы, рухи һәм тарихи уртаклык хисе азмы-күпме дәрәҗәдә сакланып калган булса, без моның өчен сәхнә сәнгатебез, милли театрыбыз, фидакяр артистларыбыз, режиссёрларыбыз һәм аларга «азык» биреп килгән драматургларыбыз алдында да муеннан бурычлы. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- әлбәттә, бу әйтелгәннәрдән чыгып, матур әдәбият, басма сүз һәм үзгәртеп коруга кадәр «бер уч» хәлендә генә калган милли мәктәпләребез белән җыр-музыка, сынлы сәнгатебезнең дә милләтне саклау юлындагы хезмәтләрен дә онытырга тиеш түгелбез. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ